Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын юбилее белән котладылар

2017 елның 24 ноябре, җомга

Балтач районы Яңгул авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Габдулахат Хатимовка кичә 90 яшь тулды.

Шул уңайдан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, "Яңа тормыш" ҖЧҖ кадрлар буенча инспекторы Гөлия Асхадуллина юбилярны җылы котлады.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International