Әлмәттә Әниләр Көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Әлмәт драма театрында бәйрәм концерты һәм шәһәрнең иң яхшы әниләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Әниләрне котлап, Әлмәт шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады.

"Район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне, безнең кадерле хатын-кызларны, әниләрне кадерле бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим. Сезнең алда баш иябез, сез безнең өчен үрнәк".

Чара барышында Ольга Леонтьева, Роза Гыйльфанова, Надежда Кубанская, Алсу Шәфигуллина, Диляра Умарова мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International