"Мин тормыш сайлыйм" наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасы кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында лекцион дәрес узды.
Чара барышында приют шәфкать туташы Гүзәл Фаляхова чыгыш ясады. Ул үсмерләргә тәмәкенең зыяны турында сөйләде. Аннары балалар сәламәт яшәү рәвеше темасына викторинада катнашты.