Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Морозов ис. мәдәният һәм ял итү паркында саф һавада спорт-күңел ачу чарасы оештырды.
Физик культура инструкторы сүзләренчә, яшь спортчылар спорт эстафетасында катнашты.
Спорт күнегүләре баланың физик һәм психик халәтенә уңай йогынты ясый. Мондый чараларда катнашу, балаларны көчлерәк булырга өйрәтә.