Әниләр Көне алдыннан "Тылсым" комплекслы үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Әниемнең җылы куллары..." темасына актив пенсионерларның кулинария әйберләренә багышланган кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган.
Хезмәт инструкторы Ләйсән Кабирова җитәкчелегендә тернәкләнү курсы узучы өлкән яшьтәге гражданнар кул эшләнмәләре күргәзмәсен оештырырга актив тотынды.
Күргәзмәдә татар халык камыр ризыклары тәкъдим ителде: "кош теле", "урама", тортлар һәм башка күчтәнәчләр, шулай ук төрле бәйләм әйберләре: башмак, оекбаш, шәлләр.