Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-сәхнәләштерелгән бәйрәм узды.
Тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әниләренә бүләкләр ясады. Биредә шулай ук, әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады.
"Әниләр көне безнең үзәктә әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Педагоглар бу бәйрәмне истә калырлык итеп үткәрергә тырыша", - ди социаль педагог Татьяна Сәгыйтова.