Менделеевск "Өмет Яры" социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әниләр Көне алдыннан "Хатирәләр терапиясе" технологиясен кулланып, үзәк карамагындагылар белән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә процессында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар социаль хезмәткәрләр белән берлектә фотоальбомнар карады, бәхетле мизгелләрен искә төшерде.