Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәр дөньясы

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәри юнәлешкә багышланган чара уздырды.

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгечләре балаларны һөнәр дөньясы белән таныштырды һәм шул темага багышланган мультфильм курсәтте.

Теләге булганнар һөнәри мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан тест үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International