2017 елның 28 ноябрендә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Аның эшендә «АвтоЗапчасть КАМАЗ» ҖЧҖ, ПАО «КАМАЗ» Литейный завод, Кузнечный завод ПАО «КАМАЗ», «МТ-Групп» ҖЧҖ, «мефро уилз Руссиа Завод Заинск» ҖЧҖ, «Гидровакс плюс» ҖЧҖ вәкилләре катнашачак.
Эшсез гражданнарга слесарь-сантехнигы, электромонтер, тагылма белән йөк автомобиле шоферы, аккумуляторщик, машина йөртүче, стропальщик, электрогазосварщик, инженер-конструктор, инженер-технолог, чистильщик, жестянщик, изолировщик кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Барлыгы 221 эш урынына 53 вакансия тәкъдим ителәчәк.
Чара 11.00 сәгатьтә ТР, Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр. д. 37б. адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543 телефоны аша алырга була.