Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2016-2017 елларга инвалидларны эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Чарада "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәге, "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәгариф Идарәсе, Әлмәт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернаты, №19 мөмкинлекләре чикле балалар өчен Әлмәт мәктәбе һәм Рус-Акташ мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар уртак планның барлык пунктлар турында фикер алыштылар. Аннан һөнәри юнәлеш бирү эше буенча килешү төзү һәм уртак эшчәнлек оештыру турында хезмәттәшлек итү карары кабул ителде.