Соңгы атнада гына да оешмалар 2912 эш урыны ачык дип белдергән

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 21 нче ноябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 529 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 63 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 38 252гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2912 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,3 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 654 кеше эшсез дип танылган, шуларның 609ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 90 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International