"PROFF-навигатор" проект кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы авыл мәктәпләрендә булып кайтты.
Кадер, Түбән Биш һәм Бигеш мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен "Яңа вакыт - яңа һөнәр" дигән чара оештырылды.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте профконсульты һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрде, хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр һәм Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү структурасында заманча тенденцияләре турында хәбәр итте.