Казанда «Сделай свой выбор!» акциясе үткәрелде

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

"Россия Балалары" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Сделай свой выбор!» акциясе үткәрде.

Акция барышында шәһәр халкы арасында мәгълүмати буклетлар таратылды, аның материаллары балигъ булмаганнар һәм аларның гаилә әгъзалары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International