"Тылсым" үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен концерт программасын әзерләделәр

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Бүген Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен әниләр көненә багышланган "Әниләр бәйрәме" бәйрәм концерты оештырылды.

Әлеге чараның инициаторы булып Кукмара "Рябинушка" балалар бакчасы хезмәткәрләре торды.

"Концерт бик күңелле узды, безнең карамактагылар бик канәгать калды. Концерт ахырында балаларга иганәчеләрдән тәм-томлар тапшырдылар", - дип сөйлиләр бүлек белгечләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International