"Шатлык" үзәге психологы профилактик дәрес үткәрде

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде. Чарада күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балалар катнашты.

Дәресләр вакытында яшүсмерләр белән начар гадәтләр зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар әңгәмәдә актив катнашты, сораулар җавап бирде, үз фикерен җиткерде.

Дәрес сенсор бүлмәсендә релаксацион аутотренинг белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International