"Балкыш" приюты карамагындагылар Тукай шигырьләре һәм әкиятләрен укый

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

"Радуга" патриотик тәрбия бирү буенча программа кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукай исемендәге шәһәр паркында булдылар.

Паркта мавыктыргыч әдәби викторина үткәрелде.

"Безне, педагогларны, балаларның татар халкының бөек шагыйренең әкиятләр һәм шигырьләрен белү сөендерә", - дип фикерләре белән уртаклашты Галия Зайцева.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International