Балтач районы балаларга хокукый ярдәм итү көненә кушылды. Гражданлык актларын теркәү бүлеге бинасында балигъ булмаган бала тәрбияләүче, шул исәптән асрамага һәм опекага алган гаилә әгъзалары актуаль проблемалы сорауларга җаваплар алды.
Хокукый ярдәмне прокуратурасы вәкилләре, юридик бүлек, район башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторы, адвокат, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең юрисконсульты күрсәтте.
Чара халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрү, актуаль мәсьәләрне хәл итүгә юнәлдерелгән иде.