Тәтеш районында социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр буенча ведомствоара эш оештырылган.
Комиссия составына опека һәм попечительлек секторы баш белгече Л. Краснова, гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш белгечләре Н.Мулюкина һәм Р. Фазылова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор В. Баландин.
Рейд барышында Тимбай, Бакырчы һәм Урюмск авыл җирлеләрендә торучы 4 гаиләнең торак-көнкүреш, яшәү шартлары тикшерелде. Барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде.
Чаралар "Россия Балалары" оператив-профилактик операция кысаларында үткәрелде.