"Веста" үзәге "Россия Балалары - 2017" операциясенә кушылды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

"Россия Балалары - 2017" комплекслы-профилактик операциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина Шарль Перроның әкиятләре материаллары буенча төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль ярдәм алучы 12 бала катнашты.

Әкиятне тыңлаганнан соң, балалар сорауларга җавап бирде. Фикер алышканнан соң, балалар төрле күнегүләр үтәде.

Дәрес ахырында балаларга әти-әниләре белән бергә эссе язарга дигән бирем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International