"Россия Балалары - 2017" комплекслы-профилактик операциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәгенең белгече Гүзәл Валиахметова №6 социаль участогында социаль ярдәм алучы балалар белән чара уздырылды.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру торды.
Чараның башында балалар белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча анкета сораулары уздырылды, аннары белгеч сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында сөйләде.
Кызыксынып балалар "Сынчы"уенда катнашты, аның барышында алар хоккейчы, штангист, футболчы фигурыларын ясады.