Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирүче конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмәдә "#Селфи белән Профи" һөнәри юнәлеш бирүче конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Әлеге бәйге халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 3 июльдән 30 октябрьгә кадәр үткәрелде.

Конкурс җиңүчеләре түбәндәгеләр:

1 урын - Вероника Чуганова, 8 нче сыйныф укучысы, МББУ төп гомуми белем бирү мәктәбе №18;

2-нче урын - Самат Гарәфиев , 5 курс студенты ДБМУ "БППК";

3 урын - Сабина Балябина, 4 курс студенты ДБМУ "БППК", Ровдат Мортазин, 6 сыйныф укучысы, МББУ төп гомуми белем бирү мәктәбе № 18.

Интернет - тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Тамашачылар мәхәббәте” номинациясендә иң күп тавыш җыйганнар арсында Елена Зайцева, Гандалиб Ардуванова; Мария Сивачева; Прохор Катермин булды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International