Кичә Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләр Камаз ветераннар Советы белән чираттагы мәгълүмати очрашу үткәрде.
Катнашучылар игътибарына "Ышаныч" үзәге эшчәнлеге, өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, Совет әгъзаларына социаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле документлар, түләүсез өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүгә хокукы булган гражданнар категориясе турында аңлатмалар бирелде.
Очрашу барышында үзәк һәм ветераннар Советының үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.