2017 елның 13-22 ноябрь көннәрендә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясендә "Россия Балалары – 2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе үткәреләчәк.
2017 елның 14 ноябрендә “Үсмерләр арасында наркоманияне кисәтү” программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Эльмира Гарафутдинова "Мин тормышны сайлыйм!" темасына багышланган профилактик әңгәмәләр һәм консультацияләр үткәрде.
Чараның төп максаты булып ата-аналар һәм балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү торды.