2017 нчы елның 14 нче ноябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы һәм психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы халыкара сукырлар көненә багышлап “Кызыклы кешеләр белән очрашу” - дигән темага чара үткәрделәр. Бу чараның девизы: “Барысыда безнең кулда”. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән 49 кеше катнашты.
Чараның максаты итеп, гражданнарның игътибарын мәңгегә күрү сәләтеннән мәхрүм ителгән күрмәүчеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калучыларга юнәлтү, яшьләргә һөнәри күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар булдыру иде.
Тамашачылар тумыштан күрмәүче Михедюкова Регина һәм аның игезәк сыңары, ДЦП диагнозлы, Радикның уңышлары белән таныштылар. Төрле кызыксынулар, актив тормыш позициясе һәм киләчәккә ышаныч сыйфатлары, авырлыклар килгәндә җаваплылыкны үз өстенә ала белү - чарада катнашучыларда соклану хисләре тудырды.
Ләйсән Сагандыкованың кресло-коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүенә һәм беренче тапкыр алып баруына да карамастан очрашу бик уңышлы узды. Тамашачылар аның сәләтен югары бәяләделәр һәм алга таба иҗади уңышлар теләделәр.