Яр Чаллыда министрның беренче урынбасар Гафаров М.Р. катнашында зональ киңәшмә үтте

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

2017 елның 10 ноябрендә мәшгульлек үзәгендә “ТР билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким итмичә муниципаль берәмлекләрдә урнашкан оешмаларда хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссияләр тарафыннан кабул ителә торган чаралар” дип аталган киңәшмә үтте. Биредә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Гафаров М.Р. катнашты.

Киңәшмәнең эшендә шулай ук башкарма комитет җитәкчеләре – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү комиссияләре рәисләре катнашты. Алар Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Түбән Кама муниципаль районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегеннән иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International