13 ноябрьдә Әлмәттә гомер итүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Габдулбари Габдрахимовка 93 ел тулды.
Шул уңайдан, РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән социаль яклау Идарәсе вәкиле Минеголь Хәмидуллина иң җылы котлауларын җиткерде.
Шәһәр ветераннар Советы, сәламәтлек саклау Идарәсе ветераннар Советы, туберкулезга каршы диспансеры, социаль яклау Идарәсе, күршеләре, туганнары, журналистлар Габдулбари Габдрахимовның иҗтимагый эшчәнлеге белән сокланды.