Чаллы мэры "Асылташ" приютында "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру белән танышты

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәре администрация башлыгы Наил Мәһдиев "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.

Кунак учреждение эше белән танышты. Экскурсия барышында Наил Мәһдиев "Кунак бүлмәсендә", "Домоводство" кабинетында, спорт залында булды.

Чаллыда "Бергә булдырабыз" проекты Яр Чаллы бүлегенең "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясе инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты якланмаган категория балалар өчен социаль ярдәм күрсәтү, мөстәкыйль тормышка әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International