Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "БИНК" социаль-эшлекле клубы белән берлектә эш бирүчеләр, зона эшче төркемнәр белгечләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләре өчен “2017-2018 елда хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр” семинар-киңәшмәсе үткәрде.
Чарада 251 эш бирүче һәм Мөслим, Сарман, Азнакай, Ютазы, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй районнарыннан эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләре катнашты.
Семинар-киңәшмә программасына инвалидларны эшкә урнаштыру, хезмәт законнарының соңгы үзгәрешләре, пенсия законнары актуаль сораулары һәм башка сораулар каралды.
Чара барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.