13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. Ул 1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан булдырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, социаль яклау органнары мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башына Татарстан Республикасында күрү буенча инвалидлыгы булганнар саны якынча 7,5 мең кешене тәшкил итә.
Гадәттәгечә, шул уңайдан муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында чаралар үткәреләчәк.
Мәсәлән, 13 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә түгәрәк өстәл узачак, аның кысаларында катнашучылар күрү буенча инвалидлыгы булганнарның борчыган сорауларын хәл итү юлларын табарга тырышачак. Чистай җирле оешмасында узасы чапрада 11.00 дә 5 нче мәктәп укучылары һәм №3 Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчелеге катнашачак.
13 һәм 14 ноябрьдә Чаллының төрле районнарында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны тикшерү узачак. Шулай ук, мастер-класслар үткәреләчәк.
14 ноябрь көнне 11.00дә Бөгелмәдә ВОС Бөгелмә җирле оешмасы инициативасы белән «Движение с уважением» дигән акция узачак.