Бөек Ватан сугышында катнашучы, Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Хәтимә Ситдиковага 95 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга шәһәр Башкарма комитеты һәм "Ышаныч" үзәге вәкилләре килде.
Хәтимә Низамовна Кызыл йолдыз Ордены белән бүләкләнә, беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы медале, 1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен медале, Япония җиңгән өчен медале һәм башка батырлык күрсәткән өчен бүләкләре белән бүләкләнә.
Өлкән ханым ялгызы яши, 2015 елдан аңа социаль һәм медицина хезмәткәре ярдәм итә.