"Рассвет" үзәге белгечләре ГТО нормаларын тапшыра

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәгеләр арасында ГТО Бөтенроссия спорт комплексын актив кертүгә бәйле рәвештә Апас районында оешма хезмәткәрләре арасында нормативлар тапшыру үткәрелә. Бу чарада "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә актив катнашты.

"Совет чорында кебек, ГТО нормаларын тапшыручыларга алтын, көмеш һәм бронза значоклары биреләчәк, - дип билгеләп үтә үзәк психологы Ләйсән Гайфутдинова. – Физкультура, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International