Дәрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында Түбән Кама гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Римма Борисова социаль ярдәм алучы 10 бала өчен яшь тамашачы Театрына экскурсия оештырды.
Кечкенә тамашачылар «Мымренок или здравствуй, Чудо в перьях» спектакле карады.
"Динамик тамаша, матур костюмнар һәм профессиональ актерлар уены балалар һәм аларның ата-аналарын зур канәгатьлектә калдырды", - ди үзәк методисты Миләүшә Авзалова.