Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Көз Бәйрәме узды.
Тәрбиячеләр бәйрәм концерты әзерләде һәм үткәрде, биредә балалар җырлады, биеде, "Кем күбрәк уңыш җыяр" конкурсында катнашты.
"Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңелле узды", - дип сөйли тәрбиячеләр Елена Паранина һәм Анжела Симонова.