Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашында "Көзге яфрак коелуы"дигән чара узды.
Чара гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм балалар-ана мөнәсәбәтләрен торгызуга юнәлтелгән иде.
Бәйрәм алдыннан балалар тәрбиячеләре белән бергә үз куллары белән көзге бизәнү әйберләре ясады.
Кызлар бәйрәмдә көз турында җырлар башкарды, мәктәп укучылары күңелле уеннар оештырды, шигырьләр сөйләде, табышмакларга җавап бирде.