Бу көнгә приют карамагындагы балалар алдан ук әзерләнде: шигырьләр, биюләр өйрәнде, актлар залы өчен декорация әзерләде.
Залда музыка яңгырады, ә балаларның күзендә бәхет чагылды. Алып баручылар - боцман һәм аның ярдәмчесе, Юнга барлык катнашучыларны дөнья тирәли сәяхәткә чакырды.