“Өмет чаткысы” үзәгендә балалар һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча уку күнекмәләре узды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Арчада “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә 2 ноябрьдә ПЧС- 107 ФГКУ “ 7 отряд ФПС РТ” хезмәткәрләре белән берлектә кешеләрне эвакуацияләү буенча уку күнекмәләре үткәрелде. Барлык хезмәткәрләр һәм балалар әти –әниләре белән 3 минут дәвамында бинадан эвакуацияләнде.

МОНД инспекторы янгын куркынычсызлыгы буенча  инструктаж үткәрде.

Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды: персонал эвакуация планы буенча күмәк эш итте, һәркем үзенә билгеләнгән участок өчен җавап бирде, барлык янгынга каршы автомат системалар вакытында эшләнде, күнекмәләрнең максаты үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International