Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы түгәрәк өстәл форматында киңәшмә узды.
Чарада «ПО «Завод имени Серго», «ПКФ «Полюс-Альфа» ҖЧҖ, «Зеленодольский завод по переработке полимеров «Эра» ҖЧҖ, ШЭ Тимергалеев, «№22 Балалар бакчасы «Малыш» ЗМР, «Март» ҖЧҖ - «Семь дней» кибетләр челтәре вәкилләре катнашты.
Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.