Балигъ булмаганнарның коммуникатив потенциалын арттыру максатыннан, Казан Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан "Дуслык кагыйдәләре" дигән төркемле дәрес үткәрелде.
Чарада социаль адаптациядә кыенлыклары булган, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 8-11 яшьлек балалар катнашты.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар күнегүләрдә катнашты.
Психологик уеннар һәм күнегүләр форматы хезмәттәшлек күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте.