Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә балигъ булмаганнар өчен уен программасы үткәрелде.
Әлеге чара мәктәп укучыларының яхшы кәефен булдыру, яңа белемнәр алу, табигатька карата кызыксыну уятуга юнәлтелгән иде.
Балигъ булмаганнар викторинада актив катнашты, башваткычлар чиште, уеннар уйнады.
Программа азагында һәр катнашучы медаль белән бүләкләнде.