"Өмет Яры" үзәгендә патриотик юнәлештәге чара үткәрде

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Алтын көз" социаль программалар конкурсында икенче урынны алган «Развлеченье для веселья» программасы тормышка ашырыла.

Программаның максаты булып россиядәге өлкән яшьтәге халыкның тормыш сыйфатын арттыру тора.

Мәсәлән, халыклар бердәмлеге көне алдыннан "Бергә бөтен ил!" дигән чара үткәрелде.

Бүлекчә белгечләре тернәкләнү курсы узучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, Россиядә яшәүче төрле милләтләрнең уеннарын уйнарга, халык җырлары җырларга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International