Зәйдә "Киләчәккә билет" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2017 елның 3 ноябре, җомга

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Киләчәккә билет" гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары арасында һөнәрләр турында иншалар конкурсының муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бәйгедә катнашкан барлык яшүсмерләр дә "Зәй икмәк" ҖЧҖендә экскурсиядә булдылар, аннары һөнәри юнәлеш бирүче уенда катнашты.

Нәтиҗә ясап, мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева һәм мәгариф Идарәсе методисты Розиля Рамазанова балаларга конкурста катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде, аннары җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International