Чирмешән районы эш белән тәэмин итү үзәгендә Эксперт советы әгъзаларының эшсез гражданнарга үз эшен ачып җибәрү өчен финанс ярдәме күрсәтү буенча чираттагы утырышы узды.
Агымдагы елда эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән 3 физик мөмкинлекләре чикле эшсез граждан түбәндәге эшчәнлек буенча үз эшен башлап җибәрде: мебель җитештерү, тегү эшләре җитештерү, көнкүреш өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтү.
Теркәү узганнан соң, тагын бер физик мөмкинлекләре чикле гражданин үз эшен башлаячак.