Совет районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре культорганизатор белән берлектә “Дуслык агачы” дигән төркемле дәрес үткәрде.
Чарада катнашучылар арасында социаль адаптациядә авырлыклары булган балигъ булмаган балалар булды.
Чара барышында яшүсмерләр үз хисләрен белдерергә, һәм башкаларныкын танып белергә өйрәнде. Арт-терапевтик күнегүләр эмоциональ фонны яхшыртырга ярдәм итте.
Дәрес ахырында балалар үз куллары белән табигый материаллардан символик "Дуслык агачы" ясады.