Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы реабилитацияләнгән гражданнар иҗтимагый оешмасының 15 ветераны Казан Архангел зиратында траур чарада катнашты.
Чарада катнашучылар сәяси репрессияләр елларында һәлак булган кешеләрне искә алдылар.
Сәфәрне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы социаль яклау бүлеге оештырды.