Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган “Парикмахер” һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Квалификация имтиханны 8 эшсез граждан һәм 2 декрет ялында булган хатын-кыз уңышлы тапшырды.
Укытулар барышында тыңлаучылар чәчтараш өлкәсендә яңа технологияләр һәм заманча техник ысуллар белән танышты.