Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнне Чистай Авдеевск зиратында мемориаль комплексында митинг узды.
Чарада репрессия корбаннарының балалары, "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары, һәм башкалар катнашты.
Район җитәкчелеге исеменнән барлык катнашучыларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.
Аннары сүз архимандрит Никандрга бирелде, ул җыелучыларга мемориаль комплекста катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде.
Шулай ук, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт тә чыгыш ясады.
Митинг бер минут тынлык һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.