Буа ведомствоара учетта торучы гаиләләрдәге балалар циркта булдылар

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ведомствоара учетта торучы гаиләләрдәге балаларны "Шапито" мавыктыргыч цирк тамашасына чакырды.

Үзәк белгечләре сөйләвенчә, һава гимнастлар, акробатлар, өйрәтелгән җәнлекләр чыгыш ясады. Аерым игътибар клоунның чыгышына бирелде. Балаларга чара бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International