"Веста" үзәге психологы яшүсемрләр белән интернет-бәйлелек турында сөйләште

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Кама Аланында балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова "Виртуаль агрессия" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Чарада 13-14 яшьлек 26 яшүсмер катнашты.

Дәрес Кимберли Янг методикасын кулланып төркемле психодиагностика белән башланды. Нәтиҗәдә 25% яшүсмергә реаль һәм виртуаль дөньяда вакытына игътибар итәргә кирәк. Шуннан соң Наталья Емельянова яшүсмерләргә сораулар бирде.

Йомгаклау өлешендә яшүсмерләргә белешмәлекләр өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International