Инвалид бала тәрбияләнүче гаиләләрнең проблемасы сәламәтлек белән генә бәйле түгел. Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эшләр буенча белгеч Наилә Исламова сөйләвенчә, мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә югары таләпләре булган җәмгыятьтә яшәргә кыен.
Биектау районында әлеге проблеманы хәл итү юлы булып “Өмет нуры” проектын тормышка ашыру тора. Ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә "Өмет" үзәге базасында үстерү дәресләре актив алып барыла.
Проект кысаларында вертикализаторлар сатып алынган, компьютер җиһазлар булдырылган.
Проектта катнашучылар бик теләп дәресләргә йөри.