Бүген үзәк китапханә базасында бер минут тынлык белән сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара башланды.
Очрашуда җәмәгать берләшмәләре белән эшләү буенча Лаеш муниципаль район башлыгы урынбасары Ильгизя Тимиршина, сугыш һәм хезмәт Советы рәисе Рашат Булатов, сәяси репрессия корбаннары җәмгыяте рәисе Мәдинә Сәгыйтова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Лаеш муниципаль районы пенсионерлар берлеге рәисе Лидия Грабалина, "Ак Барс-мед Иминият компаниясе" ҖЧҖ Филиалы җитәкчесе Владимир Рябов, Лаеш үзәк сырхауханәсе Баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова, Лаеш туган якны өйрәнү музей директоры Фәридә Мортазина, Лаеш җирле бүлегенең "Бердәм Россия" партиясе Башкарма комитет җитәкчесе Наталья Лицова һәм башкалар катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә Лаеш районында 19 өлкән яшьтәге граждан сәяси репрессия корбаны яши.